"Тукайга сәяхәт" график новелласы

Күргәзмәнең һәр өлешендә билгеле бер җирне сурәтләүче рәсемнәр бар. Мәсәлән, балачак өлешендә Өчиле авылы.

Тукайның иң якты балачак хатирәләре. Әнисе муллага кияүгә чыккач бергә табын артында.

Балачакның аянычлы көннәре.

Тукай мәдрәсәдә укырга Җаекка килә.

Җаек көннәре. Тукай җыючы булып эшли.

Шагыйрь Казанга килә. Печән базары күренеше.

Казанда Галиәсгар Камал белән танышу.

Әл-Ислах редакциясе.

Тукай еш кына урамда балалар белән уйнарга яраткан.

Петербурга сәяхәт. Николай вокзалы күренеше.

Әстерханда Зәйни Солтан Тукайның килүенә багышлап спектакль оештыра. График новелланы тулысынча Манежда 22 гыйнварга кадәр карап була.