Ислам телевидениесе ачылуны теләүчеләр булса да, финанслау әлегә ышанычлы түгел

Your browser doesn’t support HTML5

Русиядә мөселманнар өчен дини телевизион канал булдырырга омтылу инде күп еллар дәвамында барса да, төрле проблемнар аркасында әле дә сүз дәрәҗәсендә генә кала. Русия Ислам институтында ислам журналистикасына өйрәнүчеләр Азатлык белән әңгәмәдә мөселман каналын ачуга ике куллап ризалык белдерсә институттагы "Ислам журналистикасы" юнәлешенең кураторы, доцент Айгөл Гыйлманованың моңа карашы ике төрле.