"Әкият" курчак театры режиссеры Илдус Зиннуровның 70 яшьлек юбилее

Your browser doesn’t support HTML5

23 ноябрь Казанда "Әкият" курчак театрының баш режиссеры Илдус Зиннуровның 70 яшьлек юбилей кичәсе узды. Аның иҗат эшчәнлегенә дә 50 ел булган. Җыр, бию, тамаша белән үрелеп барган кичәдә Татарстан җитәкчелеге исеменнән юбилярны Дәүләт Шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова котлады.