Мәскәү үзәгендә яндырылган Украина әләме өчен Киев Русиягә ризасызлык белдерә

Украина тышкы эшләр министрлыгы бинасы

Мәскәү үзәгендә Украина әләмен яндыруны Киев провокация дип атый һәм Мәскәүдән бу очракны тикшерүне таләп итә.

Украина тышкы эшләр министрлыгы сишәмбе Мәскәү үзәгендә Украина милли мәдәни үзәге бинасы янында украин әләмен яндырган өчен Русиягә протест белдерә, дип хәбәр итә “Интерфакс”.

Украина тышкы эшләр министрлыгы әлеге вакыйганы провокация дип атый һәм Мәскәүдән бу очракны тикшерүне таләп итә.

22 ноябрьдә урыс милләтчеләре Украина милли мәдәни үзәгенә юлны ябып, украин әләмен яндырганнар. Полиция моңа тыкшынмаган, әләмне яндыручыларны тоткарламаган.