Казансу буенда яшеллекне юк итүгә каршылык чарасы уза

Казансу буенда активистлар экскурсия уздыра

26 ноябрь Конфедерацияләр кубогына уздыралачак җирәбә буласы Теннис академиясе янында Казан активистлары Казансу буендагы агачларны кисеп, ком җәюгә каршы ялгыз пикетка чыгарга җыена.

26 ноябрь Конфедерацияләр кубогына уздыралачак җирәбә буласы Теннис академиясе янында Казан активистлары "Football for the Planet" дигән вәгъдәне үтәгез: "Казан-Арена" машиналарын кую өчен урын кирәк булганы өчен яшеллекне юк итмәгез" дигән шигар белән чыгачак.

Биология белгечләренең экологик яктан әлеге урыннарның әһәмияте зур икәнлеге турында бәяләмә булуга карамастан, әрәмәлекне юк итүләре һәм җитәкчелекнең халык мөрәҗәгатен игътибарсыз калдыруы пикетка чыгарга мәҗбүр итә, дип белдерә активист, социология фәннәре докторы Искәндәр Ясәвиев үзенең Facebook битендә.

Активистлар белдерүенчә, әрәмәлекне юк итү шәһәр халкы мәнфәгатьләренә һәм Русиядә узачак FIFA 2018 Дөнья футбол чемпионаты стратегиясенә каршы килә.

Агачларны, яшеллекне саклау өчен җан атып йөрүчеләр ялгыз пикет вакытында бер-берсен алыштырып торача.

26 ноябрьдә FIFA 2017 Конфедерацияләр кубогына җирәбә уздырылачак. Моның өчен Казанга FIFA президеныт Джанни Инфантино һәм Русия президентының Идел буе федераль бүлгесендәге вәкиле Михаил Бабич киләчәк дип белдерелә. Владимир Путин килүе дә көтелгән иде.

Элегрәк активистлар Русия президентына ачык хат белән мөрәҗәгать итеп Путинны Казансу буена экскурсиягә чакырган иде.

Ясәвиев сүзләренчә, ике көн эчендә формаль җавап килгән. Президент идарәсеннән хатны Русия спорт министрлыгына, Татарстан хөкүмәтенә, Табигатьне саклауны күзәтүче федераль хезмәткә җибәргәннәр.

"Без мөрәҗәгатьтә Путинның үзенең килеп каравын сораган идек. Казансу буендагы әлеге башбаштаклык өчен кем җаваплы икәнне ачыклыйсыбыз килде. Моның өчен хакимият вертикален булдырган Путин җаваплы булып чыга. Әнә шуңа күрә, мөрәҗәгатькә "сез бер кул белән идарә ителә торган система булдырдыгыз һәм аны шул кул белән чишү дә кирәк" дип язган да идек", ди Ясәвиев.