Украина-Кырым чигендә кырымтатар артистлары тоткарланган

Чонгар чик буе тикшерү урыны

27 ноябрь Киевта “Ватан тавышы” концертына Кырымнан да артистлар чакырылган иде. Аларны Украинадан Кырымга Чонгар чиген узганда Русиянең ФСБ хезмәткәрләре тоткарлаган.

Концертта катнашучылар арасында үсмерләр - Адиле Абсаитова, җырчы Реана Таркова, HIP-HOP QIRIM төркеме катнашучылары Сейран Халилов, Эскендер Чаталов, Осман Джемалединов бар иде. Шулай да Кырымда “26 февраль” эше (2014 елда Кырым Югары Радасы каршында чуалышлар) нигезендә тоткарланган Мустафа Дегерменджинең әнисе Алие Дегерменджины да чиктә тоткарлаганнар.

Артистларның бер өлеше бу концертка барудан билгесез сәбәпләрдән баш тарткан. Шундыйлардан “Кырым” дәүләт ансамбле җырчылары - Кырым һәм Татарстанның атказанган артисты Асие Саале, Афизе Касара, Эмине Мустафаева концертка килгән тамашачыларга видеокотлау яздырганнар.

Концертта катнашкан үсмерләрне чиктән уздырсалар да, аларның әти-әниләрен тоткарлаганнар.

Мәҗлес әгъзасы Эскендер Бариев белдерүенчә, аларга бернинди җәза булмаска тиеш, аларны чиктә өч сәгать тотарга мөмкиннәр һәм ниндидер кисәтү игълан итә алалар. "Тоткарланганнар белән элемтә юк, телефоннары сүндерелгән", дип язды ул Фейсбукта.

27 ноябрьдә Киевта узган концертны ATR бәйсез кырымтатар телеканалы оештырган иде. Канал җитәкчесе Ленур Ислямов концерт алдыннан биргән әңгәмәсендә: “Без Кырымда хакимиятләр тарафыннан оештырылган “Милләт” кырымтатар телеканалына эфирга барудан баш тарткан җырчыларыбыз белән горурланабыз, без аларны да Киевтагы концертка чакырдык”, дигән иде.

Киевтагы концертта "Евровидение-2016" бәйгесенең җиңүчесе Җамала да катнашты. Ул сәхнәдән чыгыш ясап:" Хыялдан бервакыт ваз кичмәгез, безнең ата-бабаларыбыз иң авыр заманнарда Кырым белән хыялланып яшәделәр. Алар шулай итеп бөтен нәрсәне ташлап, җәяү Кырымга килделәр. Без дә Кырымга кайтырбыз, тик без дә хыялланырга тиеш", дигән. Гомумән, Киевтагы концерт шундый рухта узган.