Оренбур өлкәсе белән Әлмәт, Бөгелмә районнары мәктәпләре килешүләр төзеде

Your browser doesn’t support HTML5

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Гөлназ Исмәгыйлева белдерүенчә, Оренбур өлкәсе һәм Татарстанның Әлмәт белән Бөгелмә районнары татар мәктәпләре арасында хезмәттәшлек килешүе нигезендә тыгыз эшчәнлек алып барылачак. Татар мәгарифе көннәре кысаларында Русиянең 35 субъектының мәгариф министрлыклары белән шундый килешүләр төзелә, ди Исмәгыйлова.