Болгарда Мәүлид бәйрәме

Your browser doesn’t support HTML5

Татар мөселманнары Мәүлидкә Болгардагы Ак мәчеткә җыелды. Биредә Болгар ислам академиясенең оештыручылар шурасы рәисе итеп Татарстан президенты ярдәмчесе Камил Исхаков билгеләнде. Бәйрәм турында чыгышлар илаһилар, мөнәҗәтләр белән үрелеп барды. Ахырда чарага килүчеләр Мөхәммәт пәйгамбәр хөрмәтенә салаватлар әйтте, бәйрәм ут тамашасы белән тәмамланды.