Болгар ислам академиясе каты сак астында төзелә

Your browser doesn’t support HTML5

Болгарда ислам академиясе төзелеше каты сак астында ашыгыч рәвештә бара. Кызыксынучыларны төзелешкә якын җибәрмиләр. Бу елның маенда нигезе салынган бина киләсе язда әзер булырга, көзен анда укулар башланырга тиеш. Төзелеш 1 млрд сумга төшәр дип фаразлана. Азатлык Болгар ислам академиясе төзелеше турында Русия мөселманнар үзәк диния идарәсе рәисе Тәлгать Таҗетдин белән сөйләште.