2016 ел вакыйгалары фотоларда

Минскида бер малай бозланган тәрәзә аша карый. 5 гыйнвар

Pussy Riot төркеме әгъзасы Надежда Толоконникова Мәскәүдә "Чайка" клибына төшә, 13 гыйнвар. Клипның исеме коррупциядә гаепләнүче Русия баш прокуроры Юрий Чайкага ишарәли. (epa/Денис Синяков)

Айова штатының Вэст Дес Мойнес шәһәрендәге бер йортта президентлыкка республикан намзәт Дональд Трамп сурәте элегеп тора, 15 гыйнвар. (Reuters/Jim Young)

Төркиянең көньяк-көнчыгышында, Гыйрак чигендә урнашкан көрд шәһәре Силопида сугышта җимерелгән йортта бер хатын балалары белән 19 гыйнвар. (AFP/Ilyas Akengin)

Джоване Силва Бразилиянең Ресифи шәһәрендә микроцефалия авырулы улы Густаво Һенрик белән, 26 гыйнвар. Бразилия хакимиятләре черкиләр аша таралучы Зива авыруы сәбәпле быел бу авыруның кисәк артып китүен белдерде. (Reuters/Ueslei Marcelino)

Приштинада Косово парламенты бинасында оппозицион депутатлар күз яше газы таратканнан соң газ битлекләре кигән полиция хезмәткәрләре бинаны тикшерә, 19 февраль. (AFP/Armend Nimani)

Гадәттән тыш хәлләргә җавап халыкара үзәге (ERCI) әгъзалары Эге диңгезендә Төркиядән Грециянең Лесбос утравына килгән качаклар көймәсен каршылый, 22 февраль. (AFP/Aris Messinis)

Нидерландның Катвейк шәһәрендә полиция күнегүләре вакытында бөркет читтән идарә ителә торган боралак - дронны тота, 7 март. Өстән саклау иминлек шикрәте өйрәткән бу бөркет "дошман дроннарын тоту өчен кулланыла" диелә. (AFP/ANP/Koen van Weel)

Грециянең Македония чиге буендагы Идомени шәһәре янында качаклар лагерендә бер кыз саз аша бара, 10 март. (epa/Valdrin Zhemaj)

Казанда Кырым аннексиясенең ике еллыгын бәйрәм итү митингына килгән кыз Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән селфига төшә, 18 март. (Азатлык/Шамил Абдюшев)

Брюссельдә меңнәрчә кеше 22 мартта булган террор һөҗүмнәре корбаннарын искә ала, 24 март. (epa/Christophe Petit Tesson)

Сүрияле бер малай башкала Димәшк янында гыйсъянчылар кулындагы Дума шәһәрендә җимерелгән мәчет манарасы яныннан узып бара, 31 март. (epa/Mohammed Badra)

Русия хәрбие Сүриянең Пальмира шәһәрендә җир миналары эзли, 7 апрель. Сүрия хәрбиләре Пальмираны 27 мартта Ислам дәүләте сугышчан төркеменнән кире яулап алды, әмма декабрь уртасында сугышчылар шәһәргә яңадан бәреп керде. (epa/Вадим Савицкий)

Омски өлкәсендә 2015 елда су басулар кичергән татар авыллары 2016ның язында тагын да зуррак су эчендә калды, авыллар аша су елга булып акты, болыннар күлгә әверелде. Өлкәнең Уст-Ишим районындагы Эбаргүл авылы, 6 май.

Әфганстанда башкаласы Кабулда ризасызлар хөкүмәткә каршы шигарләр кычкыра, 16 май. Меңнәрчә кеше Әфганстанны Үзәк Азия белән тоташтыручы зур электр линиясен башка юлдан сузу карарына протест белдерде. Күпләр электр линиясен азчылыктагы шыгый һәзәрәләр ыруы яшәгән төбәктән читтәрәк уздыруны бу ыруның икътисади мәнфәгатьләрен санга сукмау буларак кабул итте. (Wakil Kohsar/AFP)

Украина хәрбие Надежда Савченко Русия әсирлегеннән кайтып төшкәч Киевның Борисполь халыкара һава аланында журналистлар сорауларына җавап бирә, 25 май. Савченко 2014 елның июнендә әсирлеккә эләгеп канунсыз рәвештә Русиягә алып кителә һәм Русиянең ике журналистын үтерергә ярдәм итүдә гаепләнә. 2016да ул Украинада әсирлеккә төшкән ике Русия хәрбиенә алыштырылды. (Reuters/Gleb Garanich)

Азәрбайҗан журналисты, Азатлык радиосының азәрбайҗан редакциясенә эшләүче Хәдичә Исмаилова Баку төрмәсеннән азат ителгәннән соң журналистлар сорауларына җавап бирә, 25 май. Аның 2014 елның декабрендә кулга алынуын күпләр илдәге коррупцияне фаш итүче язмалары өчен үч алу баларак бәяләде. (Азатлык/Газиз Кәримов)

31 майда Македония башкаласы Скопьеда Юстиция министрлыгы бинасына буяулар сиптергән протестчылар ут яндырып игътибар җәлеп итә. Хөкүмәткә каршы мондый дәвамлы протестларда катнашучылар үз хәрәкәтләрен Төсле Инкыйлап дип атады. (epa/Georgi Licovski)

Орландодагы (Флорида) гей клубта кораллы бер кеше 49 кешене атып үтергәннән, 53 кешене яралаганнан соң, 12 июньдә ЛГБТ вәкилләре Вашингтонда, Ак Йорт каршында шәмнәр яндырып әлеге үтереш корбаннарын искә ала. Полиция Пульс клубында ут ачкан әлеге үтерүчене атып үтерде. (epa/Jim Lo Scalzo)

23 июньдә Британиядәге Brexit референдумында илнең Европа берлегеннән чыгуы тарафдарлары җиңгәннән соң Бәйсезлек фиркасе (UKIP) җитәкчесе Нигел Фарадж Лондонда бәйрәм итә. (epa/Hannah McKay)

11 июльдә Босниянең Сребреница шәһәрендәге Поточари каберлегендә бер хатын 1995 елгы күмәк үтерештә һәлак булган туганнарын искә ала. 1992-95 елгы Босния сугышында БМО Сребреницаны имин шәһәр дип игълан итте. Әмма 1995нең 11 июлендә шәһәргә Босния серблары гаскәре кереп 3 көн дәвамында 8 мең мөселман ирен һәм малаен шәһәр читенә алып чыгып атып үтерде. (Азатлык)

15 июльдә Кытайның Юньнань өлкәсендә ташыган Джинша елгасын тамаша кылучылар. (Reuters)

Төркиядә 15-16 июльдәге хәрби фетнә омтылышыннан соң 23 июльдә Истанбулның Таксим мәйданында Төркия әләмнәре һәм президент Рәҗәп Эрдоган сурәте. (Petr Shelomovskiy)

18 июльдә Франциянең Ницца шәһәрендә террор корбаннарын тынлык белән искә алу чарасыннан соң һәйкәлгә урап калдырылган кара тасмалар. 14 июльдә, Бастилияне алу көнен бәйрәм итүчеләргә йөк машинасы белән һөҗүм нәтиҗәсендә 84 кеше һәлак булды. (epa/Olivier Anrigo)

Украинаның Донецки өлкәсендәге Ясиноватая шәһәрендә Русия яклы сепаратистлар белән Украина гаскәрләре арасында сугышта җимерелгән өйнең хуҗалары, 1 август. (epa/Alexander Ermochenko)

Рио-де-Жанейроның ярлылар яши торган Мангуейра бистәсендә 5 августта 2016 елгы Җәйге Олимпия уеннары ачылышын караучылар. (Reuters/Ricardo Moraes)

Италиянең үзәгендәге Лацио өлкәсендә җир тетрәүдән соң 1 сентябрьдә бер авылда коткаручылар эшли. 24 августта 6 дәрәҗәдәге зилзилә нәтиҗәсендә 300ләп кеше һәлак булды. (epa/Alessandro di Meo)

Кыргызстанда узган Дөнья күчмә халыклар ярышларында катнашучы бөркетле аучы, 6 сентябрь. (Азатлык)

Казанның Яңа татар зиратында 8 сентябрьгә каршы төндә вандаллар җимергән йөзләгән кабер ташының берсе. (Азатлык)

Сүрия ирләре илнең гыйсъянчылар контролендәге Хәлеб шәһәренең бомбаланган Салиһин бистәсе буйлап балаларны күтәреп атлый, 11 сентябрь. (AFP/ Ameer Alhabi)

Маҗарстанның Верешедьһаз шәһәрендә 2 октябрьдә Европа Берлегенең мигрант квоталары турындагы референдумга милли киемдә килгән маҗар хатыннары. Тавыш бирүдә катнашучыларның 98 процентына якыны мәҗбүри квоталарга каршы чыкты. Әмма тавыш бирүдә җитәрлек сайлаучы катнашмау сәбәпле референдум нәтиҗәләре гамәли саналмады. (Reuters/Bernadett Szabo)

Франциянең төньягындагы Кале шәһәре янында 2 октябрьдә качакларның Джунгли дип аталган шәһәрчеген җимерү эшләре бара. Биредә коточкыч шартларда 6,000-8,000 кеше яши иде. (AFP/Philippe Huguen)

Израильнең Үле диңгез буендагы Неве Зоһар курортында мөселман хатын-кызлары һәм башка туристлар ял итә, 18 октябрь. (AFP/Menahem Kahana)

АКШтагы президент сайлауда Дональд Трампның көтелмәгән җиңүеннән соң дүрт көн узгач, 12 ноябрьдә демонстрацияселәр Нью-Йорктагы Трамп манарасы янында протест белдерә. (AFP/Kena Betancur)

17 ноябрьдә коалиция көчләре Гыйракның Мосул шәһәрендәге Ислам дәүдәте исемле сугышчан төркем сугышчыларын бомбалаганнан соң кешеләр йөгерешә. Шәһәрне сугышчылардан яулап алуда Гыйрак хәрбиләре, көрдләрнең Пешмерга сугышчылары һәм шыгый сугышчылар катнашты. (Reuters/Goran Tomasevic)

Украинаның Авдеевка авылында хәрбиләр Русия яклы сепаратистларга ата, 22 ноябрь. (epa/Anatolii Stepanov)

2 декабрьдә Кубаның Лас-Тунас шәһәрендә кешедәр илнең элекке җитәкчесе Фидель Кастро сурәтләрен күтәреп аның җәсәден яндырганнан соң калган көлне китерүләрен көтә. Илне ярты гасырга якын җитәкләгән Фидель Кастро 26 ноябрьдә 90 яшендә вафат булды. (Reuters/Carlos Barria)

Сүриянең Хәлеб шәһәренә хөкүмәт гаскәрләре бәреп кергәннән соң кешеләр әйберләрен алып шәһәрнең гыйсъянчылар карамагында калган өлешенә кача, 13 декабрь. Озакка сузылган каты каршылыктан соң хөкүмәт гаскәрләре бик күп көч кулланып шәһәрне контрольгә алды. (Reuters/Abdalrhman Ismai)