Казанда мөселман киеме фестивале үтте

Your browser doesn’t support HTML5

16-17 декабрь Казанда халыкара мөселман киеме фестиваленең йомгаклау өлеше узды. 2006 елда башланган фестиваль быел сигезенче тапкыр үтте. Чарада дистәләрчә яшь дизайнер үз эшләрен күрсәтте. Алар арасында бәйрәмдә һәм көндәлектә кияргә яраклы киемнәр күрсәтелде. Бәйгедә хатын-кызлар өчен мөселман су коену киемнәре булачак диелгән иде. Әмма алары сәхнәдә күрсәтелмәде. Фестивальнең төп җиңүчесе итеп Казан дизайнеры Җәмилә Сәлахова танылды.