Берлинда йөк машинасы Раштуа базарына бәреп кереп кимендә 12 кешене таптап үтергән

Берлинда Раштуа базарына бәреп кергән йөк машинасы

Дүшәмбе кич Германия башкаласы Берлинда олы бер йөк машинасы Брайтшайдплац (Breitscheidplatz) мәйданындагы Раштуа базарына бәреп кереп кимендә 12 кешене таптап үтергән, дистәләрчә кеше яраланган дип хәбәр ителә.

Брайтшайдплац Берлинның көнбатыш өлеше үзәге булып тора, ул Икенче дөнья сугышы вакытында җимерелеп, тарихи сабак буларак сакланган Хәтер чиркәве янында урнашкан. Полиция бу гадәттән тыш вакыйганың террор гамәле булу ихтималын да кире какмый. Машина йөртүче кулга алынган дип хәбәр ителә.

Вакыйга урыны

Июль аенда Франциянең Нис (Ницца) шәһәрендә булган нәкъ шундый вакыйгада 19 тонналы бер йөк машинасы диңгез буе променадында җыелган халыкны таптап 86 кешене үтергән иде. Бу гамәлне тумышы белән Тунистан булган кеше башкарган иде. Полиция аны шунда ук атып үтерде.