Казан католиклары Раштуаны бәйрәм итте

Your browser doesn’t support HTML5

24 декабрь кичендә Казанның Островский урамында урнашкан "Воздвиженец Святого Креста" католик чиркәвендә йөздән артык католик христиан Раштуа бәйрәмен билгеләп үтте. Бәйрәм гыйбәдәтен, быел Казаннан киткән Диогенес атакай урынына әлеге чиркэүгә өч ай элек билгеләнгән Андрей атакай уздырды.