Ту-154 һәлакәтендә Башкортстаннан да ике кеше булган

Your browser doesn’t support HTML5

Сүриягә барганда Кара диңгезгә төшеп җимерелгән Русия очкычында һәлак булучылар арасында Башкортстаннан да ике кеше бар. Берсе Александров ансамбле артисты Максим Иванов булса, икенчесе – Федоровка районының Балыклы авылында туып үскән Әмир Хәсәнов. Ул һава гаскәрләрендә полковник вазифасында хезмәт иткән. Ту-154 очкычында һәлак булган хәрбинең матәм чарасын оештыру һәм җирләү чыгымнары тулысынча район бюджетыннан түләнәчәк.