Динара Бухарова Сафаҗай авылы хакында

Your browser doesn’t support HTML5

Үзен “православ татар” дип таныткан, Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе әгъзасы Динара Бухарова шау-шу тудырырлык белдерүләр ясавын дәвам итә. Чираттагысы үзенең әтисе туып-үскән, Түбән Новогород өлкәсенә караган Сафаҗай авылы хакында булды. Урыс православ чиркәвенең “Спас” дип аталган телеканалында ул Сафаҗайдагы татарлар элек казак булган, анда Питрау, Покрау бәйрәмнәр узган, хәзер алар исламга күчкән, Сафаҗайда чиркәү булган дип белдерде.