Карга баткан Уфа халкы мэрның вазифадан китүен таләп итә

Your browser doesn’t support HTML5

Уфада соңгы көннәрдә ерып чыккысыз кар яуды. Махсус техника карны зур авырлык белән тазарта. Башкалада яшәүчеләр мэр Ирек Ялалов исеменә петициягә имза җыя башлады. Анда урамнарны тиз арада тазарту, йорт түбәләреннән һәркемгә хәвеф белән янанаган боз сөңгеләрен бәреп төшерү таләп ителә. Кире очракта түрә вазифасыннан китергә тиеш диелә. Петициягә меңгә яҡын кеше кул куйган.