Кукмарада итек басучыларсыз гына киез итек бәйрәме уздырдылар

Your browser doesn’t support HTML5

3 гыйнвар Кукмарада узган итек ярминкәсе татар өчен ят бер бәйрәмне хәтерләтте. Беренчедән, анда җитештерүчеләр чакырылмаган иде. Аларның киез итекләрен авыл җирлеге башлыклары үз эшләре сыман тәкъдим итте. Икенчедән, бәйрәм тулысынча диярлек урысча гына барды.