Сүриядә узган җәйдә үк һәлак булган Татарстан хәрбие турында билгеле булды

Сүриянең Доума шәһәрендә сугыш хәрәбәләре

Казаннан Сүриягә сугышка киткән Марат Әхмәтшин 2016 елның июнендә һәлак булган. Ләкин бу хакта хәбәр күптән түгел генә тарала башлады.

Былтыр җәй Сүриядә Татарстан хәрбие Марат Әхмәтшинның һәлак булуы турында билгеле булды. Медиа язганча, ул артиллерист булып хезмәт иткән һәм июньдә Пальмира янында һәлак булган. Аны августта җирләгәннәр.

Һәлак булган офицерга үлеменнән соң Русия каһарманы исеме бирелгән. Казанның Яңа Савин районыныдагы 113нче санлы мәктәп 2016 елның 7 декабреннән Әхмәтшин исеме белән атала башлаган, дип яза РБК. Татарстан кешесенең Сүриядә һәлак булуы турындагы хәбәрне хәрби комиссариатта да раслаганнар.

Сүриядә һәлак булган Русия хәрбиләре дистәләр белән санала. Былтыр 8 июльдә Сүриядә Ми-25 хәрби боралагы бәреп төшерелү нәтиҗәсендә, Рәфәгать Хәбибуллин һәлак булды. Ул Ульян өлкәсендә туган авылында җирләнде.