Курган төрмәсендә үлгән Руслан Сәйфетдиновның әнисе улын ничек үлемгә җиткерүләре турында сөйли

Your browser doesn’t support HTML5

7 гыйнвар Кургандагы төрмә хастаханәсендә 24 яшьлек Руслан Сәйфетдинов үлде. Ул Русия мәхкәмәсе тарафыннан Сүрядәге сугышларда катнашкан дип өч еллык төрмә җәзасына хөкем ителгән иде. Кеше хокукларын яклаучылар Русланга ярдәм итәргә теләсә дә, аларны авыру янына якын да китермәгәннәр.