"Калеб" яшьләре Камалда иҗади депрессия күрсәтте

Your browser doesn’t support HTML5

19 гыйнвар Камал театрының кече сәхнәсендә "Калеб. Яңа дулкын" әдәби-музыкаль кичәсе узды. Бәйгедә катнашкан яшь шагыйрьләр тамаша күрсәтте. Кайбер тамашачылар милләт темасы көтсә дә, ул депрессия һәм аннан чыгу турында булды. Бер төркем тамашачы бу чараның мәгънәсен аңламый калды.