Мәхкәмәдә прокуратура Ибраһимовны өч елга иректән мәхрүм итүне сорады

Рамил Ибраһимов

Бүген Идел буе хәрби мәхкәмәсе утырышында прокуратура вәкиле Руслан Губаев террорчылыкны аклауда гаепләнгән Рамил Ибраһимовны өч елга колониягә җибәрүне сорады. Азатлык мәхкәмә утырышын күзәтеп барды.

Бүгенге утырышта прокуратура вәкиле Руслан Губаев Рамил Ибраһимовны өч елга ирегеннән мәхрүм итеп, колониягә җибәрүне сорады.

"Сезнең ике югары белемегез бар, сигез елдан артык киңкүләм мәгълүмат чараларында эшләгәнсез, цензураның ни икәнен беләсез. Ник мондый пост урнаштырдыгыз соң?", дип сорады прокуратура вәкиле Ибраһимовтан.

Шулай ук бүген Ибраһимовның үзенә дә сүз бирелде. Ул үзенең гамәлен "уйлап бетерелмәгән" дип атады, "хискә бирелеп" кенә башкардым, диде. Ибраһимов террорчылыкны аклау гаебе белән килешми, әлеге постның мәгънәсе – "һомосексуалистларны һәм әлеге яшәү рәвешен кабул итә алмау" гына иде, ди. Хөкем ителүче һомосексуалистларга карата әле дә шундый фикердә булуын әйтеп узды.

Your browser doesn’t support HTML5

Мәхкәмәдә Рамил Ибраһимов "хискә бирелеп" эш иткәнлеген белдерде

Ибраһимов прокуратура вәкиленең соравына җавап биреп "дөрес егетләр үз кагыйдәләре нигезендә эш итә", дип тә әйтте.

Прокурорның "Ул 50 кешене атып үтереп дөрес эшләгәнме?", дигән соравын гаепләнүче "Күрәсең, моның өчен аның үз сәбәпләре булгандыр", дип җаваплады.

"Әгәр әлеге бәхетсез кешеләр һомосексуалист булмаса, ул көнне гей-клубка бармасалар, алар сау-сәламәт булыр иде. Бу нәфрәт нигезендә башкарылган җинаять түгел, көнкүреш җинаяте, теракт түгел", дип тә әйтте Ибраһимов.

Ибраһимовның адвокаты Александр Коган әлеге гамәлне җинаять дип санамый һәм Ибраһимовка акчалата штраф кына салуны сорый.

Дүшәмбе адвокат журналистның гамәлләрен йомшаграк маддәгә алыштырырга мөмкин, дип белдерде. Коган сүзләренчә, Җинаять кодексының 282нче маддәсен (нәфрәт яки дошманлык уяту, кешенең абруен кимсетү) кулланырга булыр иде.

Мәхкәмә утырышы чәршәмбе дәвам итәчәк. Хөкем ителүчегә соңгы сүз биреләчәк. Иртәгә хөкем карары да чыгарылыр дип көтелә.

Ибраһимов – үткәндә күренекле тележурналист, "Эфир" телеширкәтенең хәбәрләр тапшыруы алып баручысы булды.

Ул АКШның Орландо шәһәрендәге фаҗигане хуплап постлар чыгарган иде. Язма бер сәгатьтән соң алып куелды.

Былтыр июнь аенда Тикшерү комитетытының Татарстан идарәсе Ибраһимовка карата Русия Җинаять кодексының 205,2 маддәсе нигезендә ("террор гамәлләре кылуга чакыру һәм җәмәгатьчелек алдында террорны аклау") җинаять эше ачкан иде. Татарстан прокуратурасы моның белән килеште.