Борайда мөгез белән дәвалау үзәге төзелә

Your browser doesn’t support HTML5

Башкортстанның Борай районында тиздән үзенчәлекле савыктыру комплексы төзү башлана. Анда килүчеләрне хайваннарның мөгезе ярдәмендә дәваларга җыеналар. Алтайда мондый ысул киң танылган. Аны Борайда да булдыру өчен инвесторлар 700 миллион сум кертмәкче. Бу комплекс республикага туристлар килүне дә арттырыр дип өметләнәләр.