Туймазыда берничә гаилә тораксыз калырга мөмкин

Your browser doesn’t support HTML5

Башкортстанның Туймазы шәһәрендә яшәүче сигез гаилә тораксыз калырга мөмкин. Алар яшәгән бүлмәләр янгын сүндерү хезмәте карамагыннан бер ширкәткә тапшырылган. Соңгысы төрле ысуллар белән кешеләрне күп еллар яшәп килгән урыннарыннан куып чыгарырга маташа. Инвалидларга, пенсионерларга да җылылык бирелми, торбалар туңган. Башка тотыр урыны булмаган бу кешеләр хәзер шәһәрдәге мәхкәмә юлын таптый.