Татфондбанк һәм Интехбанктан зыян күрүчеләр хөкүмәттән акча таләп итә

Your browser doesn’t support HTML5

Татфондбанк һәм Интехбанктан зыян күрүчеләр 6 мартта Казанда Татарстан Сәүдә-сәнәгать пулаты бинасында республика хөкүмәте башлыгы Илдар Халиковның үзләренә ярдәм итәргә теләмәвенә аптырый. Алар республиканың спортка һәм Татарстан абруен күтәрүче башка чараларга чыгымнарын киметеп акчаларны кайтаруны таләп итә. Кайбер эшмәкәрләрнең Татарстан президенты мәсьәләне уңай хәл итәр дигән өметне югалтасылары килми.