Idel.Реалии хәбәрчесе мәхкәмәдән белдерүенчә, ул Русия административ хокук бозулар кодексының 1нче бүлегенең 20.2.2 маддәсе (җәмәгать урыннарында урам җыены булмаганда ватандашларның берьюлы басып торуын һәм (яки) күчеп йөрүен оештыру) нигезендә гаепле дип табылган.
Cүз 4 март Татфондбанк һәм Интехбанктан зыян күрүчеләрнең Татарстан Сәүдә-сәнәгать пулатыннан хөкүмәт йортына барып җитәкчелек белән очрашу уздырырга тырышу турында бара. Ул вакытта алар хөкүмәт башлыгы Илдар Халиков белән очрашып аңа үз таләпләрен җиткерде.
11 мартта Александра Юманованы Казанда узган пикет вакытында тоткарлап административ тәртип бозу турында протокол төзегәннәр иде.
Юманова гаебен танымый һәм бүгенге карарны шикаять итәчәге турында белдерде.
13 мартта "Татфондбанк һәм Интехбанк мөштәриләре берлеге" җитәкчеләренең тагын берсе, ПАРНАС фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Марсель Шәмсетдиновка да мәхкәмә 10 мең сум штраф салган иде. Ул да Русия административ хокук бозулар кодексының 1нче бүлегенең 20.2.2 маддәсе нигезендә гаепле дип танылды.