Мисырның элекке президенты Хөсни Мөбәрәк иреккә чыгарылган

Мисырның элекке президенты Хөсни Мөбәрәк

Хөсни Мөбәрәктән бөтен гаепләүләр дә алынды. Ул Каһирә янындагы хәрби хастаханәдән чыгып, Гелиопольдәге үз йортына киткән, диелә

Мисырның элекке президенты Хөсни Мөбәрәк иреккә чыгарылган. Бу турыда Reuters агентлыгына адвокатына хәбәр иткән. Мөбәрәк Каһирә янындагы хәрби хастаханәдән чыгып, Гелиопольдәге үз йортына киткән, диелә.

Мөбәрәк 2012 елда гомерлек төрмәгә ябылган иде. Аны 2011 елда хакимияткә каршы күтәрелешләрне көч кулланып тарату һәм йөзләрчә кешенең һәлак булуында гаепләделәр. 2013 елда аппеляция мәхкәмәсе Хөсни Мөбәрәк эшен яңадан карау турында карар чыгарды.

2017 елның 2 мартында Мисырның кассация мәхкәмәсе элекке президенты аклады. Мөбәрәктән бөтен гаепләүләр дә алынды. Әлеге карар соңгысы, аны шикаять итеп булмый.

Хөсни Мөбәрәк 2011 елның февралендә хакимияткә каршы урам җыеннары барганда президент вазифасыннан китте. Ил белән ул 30 ел идарә иткән иде.