Югары мәхкәмә татар телен санга сукмаучы карарны гамәлдә калдырды

Your browser doesn’t support HTML5

30 март Татарстан Югары мәхкәмәсе алтакта, элмә такталар һәм мәгълүмат бирүче дивар язуларын урысча белән беррәттән татарча да язуга каршы чыгарган Чаллы мәхкәмәсе карарын көчендә калдырды. Мөнир Ситдыйков алга таба Конституция мәхкәмәсенә шикаять итәргә җыенуы турында белдерде.