"Калеб" үз теленнән оялган татарлар турында тамаша күрсәтте

Your browser doesn’t support HTML5

Татарлыктан оялган, татар телен нәфрәт иткән, татар телен кирәксенмәгән буын бармы? Казанда документаль театр тамашасы булды. Анда яшьләр җәмгыятьнең һәм дәүләтнең татар теленә мөнәсәбәтен күрсәтте.

"Калеб" яңа буын җыены яшьләре татарны телен генә түгел, йөзен дә югалта барган кавем итеп сурәтләде. Һәм ни гаҗәп, режиссер Нәфисә Исмәгыйлованың "Сәрләүхәсез" спектаклендәге геройларны һәркем кабул итте. Берәү дә, хәлебез алай ук начар түгел дип бәхәскә кермәде.

"Сәрләүхәсез" – татар теле турында вербатим (документаль театр). Спектакль исеме Тукай шигыреннән алынган. Ул "исемсез" дигәнне аңлата. Проект авторлары татарларга да исемсез, телсез бер кавемгә әйләнү куркынычы бар дигән киная белән эш итә.

Спектакльнең нигезен Казан кешеләре белән сөйләшүдән тупланган монологлар тәшкил итә. Драматургия материалын катнашучылар үзләре әзерләгән. 13 кеше, 13 язмыш. Бу кешеләрнең барысының татар теленә мөнәсәбәтләренең үз тарихы бар. Геройларның берсе татар теле әти-әни, әби-бабай белән сөйләшер өчен генә кирәк ди. Икенчесе, урамда татарча сөйләшкәннәрен ишетсәм, җенем чыга дип белдерә.

13 монологның күп өлеше русча яисә русчалы-татарчалы барды. Чынбарлыктагы кебек. Шулай да бер кеше татарча сөйләде. Ул – татарча сөйләшергә өйрәнгән рус кешесе. Баксаң, әлеге рус кешесе хатлар яза-яза кибетләрдәге мәгълүматларның русча гына түгел, татарча язылуына да ирешүче егет.

Шунысы да бар, вербатимны әзерләүчеләр геройларының кем икәнлекләрен әйтмәде. Аларга интервью бирергә шундый шарт белән генә ризалашканнар. Без аларның исемнәрен белмибез, аларның уй-кичерешләре, монологлары чынбарлык, диде спектакльне әзерләүчеләр.

Рузил Миңнекаев

Актер Рузил Миңнекаев үзе үсмер чагында татарлыгыннан оялган булган.

"Героемны якыннан беләм. Ул – эшмәкәр, автомәктәпләр челтәре хуҗасы, адвокат ширкәтен дә тота. Шәп аналитик, татар телен үзенә кирәк дип санамый, балаларына да рус, инглиз телләрен генә өйрәтәчәкмен дип әйтә. Аларга федераль дәрәҗәгә чыгарга кирәк ди.

БДИ сылтавы белән татар теленең тамырын корыталар

Героем ул ук вакытта татар теленең ни өчен мескен хәлдә калуын аңлый, бу хәлдән чыгу юллары бар дип белдерә. Аныңча, татар теленең тамырын бердәм дәүләт имтиханы сылтавы белән мәктәптә корыталар. Чөнки Татарстанның үз мәгариф системы юк", ди Миңнекаев.

Рузил үзе Норлат шәһәрендә рус мәктәбендә укыган. "Татарча сөйләшә башласам дусларым, нишлисең, дип туктаталар иде. Бер дус малаем бар. Аның исеме Валера, әтисе дә, әнисе дә татарлар. Үзе белән русча сөйләшүләрен генә таләп итә. Мин дә шундый идем, чөнки әйләнә-тирәмдә шундый кешеләр булды. Телне онытмас өчен, мохит кирәк. Ул мохитне мин театр училищесында таптым", дип сөйләде Миңнекаев.

Елизавета Лукина

Казан театр училищесының икенче курс студенты Елизавета Лукина спектакльдә иң тискәре персонажны тасвирлады. Ул тудырган образ беркая да эшләми торган татар хатыны иде. Татар гаиләсендә үссә дә, татарча сөйләшкәнне кабул итә дә, тыңлый да алмый. Ул аны өйдән чыгу белән рус мохитенә эләгү һәм бу мохиттә аның милли горурлыгы юкка чыгу белән аңлата.

Актриса Лукина – катнаш никахта туган кыз. Ул үзе турында рус гаиләсендә үстем, әмма татарча беләм ди.

"Мин уйнаган героиняны кабул итүе авыр булды. Үзем дә кайчак рус телен онытып җибәреп, татарча сөйләп китәм. Фикер сөрешем татарча бара бугай минем. Әтием – рус, әнием – татар кешесе. Гаиләдә русча сөйләштек. Татарчаны авылга әби-бабай янына кайтканда отып килә идем. Әни белән рәхәтләнеп татарча сөйләшәбез. Мәскәүдә татарча сөйләшеп барганда, артыбыздан карап калалар, миңа рәхәт тә, кызык та була", ди ул.

Оныкларым татарча сөйләшә дип мактана алмыйм

Актерлар "Сәрләүхәсез" спектаклендә горурлык мәсьәләсен дә күтәрде, дәреслекләрнең кызыксыз булуы, татар теле дәресен русча укытулары хакында да сүз кузгатты. Күңелеңдә татар булсаң, тарихыңны белсәң, телне белмәсәң дә ярый дип фикерләүчеләр барлыгын да күрсәтте. Шул ук вакытта, тамашачыны татар кызы каршы алды һәм татар телен югалтмадык, аны югалтып булмый, чөнки ул – әйбер түгел, аны киләчәк буыннарга ничек тапшырырга икәнлеге турында уйланырга кирәк, диде.

Спектальне карарга килгән өлкән буын үз югалтулары турында сөйләде. 78 яшьлек Мөдәррис Галимҗанов мәсәлән, гомеренең Үзбәкстанда үтүен, анда үзбәкләрнең рус сыйныфларында да, үзбәк сыйныфларында да уку мөмкинлеге булуын сөйләде. Аннан ул сагынып Казанга кайткан, нәтиҗә – оныкларым татарча сөйләшә дип мактана алмыйм ди ул.

"Калеб" яңа буын җыены максаты – проблемны күрсәтү һәм сорау кую. Бу хакта проект җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова аңлатты.

Нәфисә Исмәгыйлова

Режиссер Нәфисә Исмәгыйлова исә, Әлмәт драма театрында эшләгәндә үк шушындый документаль спектакль кую турында хыяллануын әйтте. Тамашачы җыеп булмый дип балалар өчен русча спектакльләр куя башлауны ул үзең утырган ботакны балта белән чабуга тинләде.

"Карагыз, теге вакытта күпме татар гимзаниясе ачтылар. Аларның бүген күпмесе генә калды? Бу сорау беркемне дә борчымый кебек. Әйтерсең лә шулай тиеш булган. Чөнки сыйфатны кайгыртмадык, мактаныр өчен ачтык, сан артыннан кудык. Ә төрек-татар лицейлары ачылдылар да, бер дигән итеп татарча, инглизчә, төрекчә иркен аралаша торган тирән белемле шәхесләр тәрбияләп чыгардылар һәм чыгаралар. Татар мәктәпләре шундый сыйфатлы белем белән мактана аламы? Кызганычка, юк.

Дәреслекләр бер генә укытучыга да, укучыга да ошамый

Укытучылар укыту програмы җайсыз дип зарлана. Шул фикерләрен ишетелерлек итеп әйтә алмыйлар. Дәреслекләр кызык түгел, авыр, әмма аларны үзгәртү өчен берни дә эшләнми. Ни өчен шулай бу? Акчага килеп төртеләме эш – белмим, әйтә алмыйм. Дәреслекләр бер генә укытучыга да, укучыга да ошамый, ә кычкырып әйтергә куркалар. Тиктомалдан үз эчебезгә йомылдык, курку заманы килде", диде Исмәгыйлова Азатлыкка.

Тамашачылардан бер ханым, күптән лаеклы ялда булса да, үз фикерен, белмим инде, моның өчен миңа зыян тимәсме дип курка-курка гына әйтте. Аның сүзе документларны ике телдә дә алып бару турында иде.

Режиссер Нәфисә Исмәгыйлова курку халәтеннән чыгарга, үзебездән соң ни кала, әнә шул хакта уйлау кирәк дип әйтте.

Спорт сарайлары төзетеп кенә тарихта калып булмый

"Бу сораулар Тукай заманыннан ук калган. Шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләйгә язылган хатында әйтә: миллият дип йөргән кешеләр ике йөзле булып чыкты, нәрсә тамак туйдырса, шуның артыннан куа. Ә бездән соң нәрсә кала – уйланмыйбыз. Без барыбыз да фанилыкта вакытлыча. Спорт сарайлары төзеп кенә тарихка кереп калып булмый. Матди байлык тарихта чүп кенә. Безгә берләшеп үз йөзебезне саклап кала торган чаралар хакында уйлашырга кирәк. Мисаллар да җитәрлек. Әнә Греция утрауларының берсендә ике дәүләт теле кабул ителгән, бу милли университетлар ачарга, миллилекне сакларга комачау итмәгән. Бездә исә йотылу бара. Менә шул хакта уйлансак иде дип алындым мин бу эшкә", ди вербатим режиссеры.

Гүзәл Сәгыйтова сүзләренчә, әлеге спектакль 2 апрель көнне "Химиклар" мәдәният сараенда махсус куелган. Бу көнне Казанга "Үз юлым" бәйгесенә яшь прозаиклар һәм аларның остазлары җыелган икән. Әлеге спектакльне алар да карады. Шулай ук мәктәп укучылары, укытучылары, завод хезмәткәрләре дә чакырылган. Казанның "Оргсинтез" заводында 8 меңнән артык кеше эшли. Аларның барысына да спектакль турында хәбәр таратылган. Килүчеләр генә санаулы булды.

14 апрель “Сәрләүхәсез” спектакле Камал театрының кече залында күрсәтеләчәк.

Белешмә: "Калеб" – яңа буын иҗатчыларны туплаучы мәйдан. Ул киң аудитория өчен яңа исемнәр ача, иҗатка кызыксыну кимеп барган заманда яшьләргә үз тамашачысын табарга булыша. Проектның авторы – Гүзәл Сәгыйтова.