Петербурдагы террор гамәленнән соң Уфада иминлек чаралары көчәйтелде

Your browser doesn’t support HTML5

Вокзалларда, Уфа һава аланында полиция хезмәткәрләре көчәйтелгән режимга күчерелде. Башкортстан халкы исеменнән республика башы Рөстәм Хәмитов һәләк булганнарның гаиләләренең кайгысын уртаклашты. Кайгы уртаклашуга Русия мөселманнары диния нәзараты рәисе Тәлгать Таҗетдин дә кушылды. Фаҗигадә һәлак булучылар һәм яраланучылар арасында Башкортстан ватандашлары юк диелә.