TMTV каналының сигез сәгатьлек бүләкләү тамашасы

TMTV каналының бүләкләү тантанасы сәгать өчтә, Пирамида бинасы каршында, җырчыларның кызыл келәмнән үтүе белән башланды. Илназ Баһ һәм Илвина килә

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовны халык җанлы каршы алды, әмма көн салкын булу сәбәпле ишек төбендә каршы алучылар аз иде

Өлкәннәр дә, балалар да билгеле татар җырчылары белән фотога төшеп калырга ашыкты, балаларның урамда көтеп басып торып борыннары кызара башлады

Ишек төбендәге халык Радик Юльякшинның килүен түземсезлек белән көтте, аны күрүгә шаулаша башладылар, йолдызны фотога төшереп калырга ашыктылар

Автор-башкаручы Айдар Тимербаев белән җырчы Мәликә сәхнә артында

TMTV каналы тамашасында катнашучы җырчылар сәхнә артында күмәкләшеп фотога төшәргә әзерләнеп кенә тордылар, камера күрүгә бер урынга җыелыша башлыйлар

Ризат һәм Зинирә Рамазановлар беренче тапкыр TMTV каналы бүләге алды, уртада музыкант, иң билгеле җырларга көй язучы Марат Мухин

Яңа буын Маликовлар да TMTV тамашасыннан читтә калмаган иде, Гайсә һәм Муса 

Пирамида залы меңләгән тамашачылар белән тулы, концерт башланганда буш урыннар юк иде, журналистлар тамашаның яртысына кадәр басып карады

TMTV тантанасын алып баручылар Булат Бәйрәмов, Айваз Садыйров, Айрат Ильясов 

Сәхнә артында җырчылар вакытларын фотога төшереп үткәрде, йә үз-үзләре, йә кешеләр белән фотога төште. Радик Юльякшин белән Гүзәл Әхмәтова

Шагыйрь Роберт Миңнуллин TMTV бүләген алучыны игълан итә

Әлфинә Әзһәмованың сәхнәдә күренүе тамашачы өчен яңалык булды, ул бераз югалып торган иде. Бу кичне аңа "Төнге урам" җыры өчен "2000 еллар хиты" бүләге бирелде 

Меңләгән тамашачыга монда 8 сәгать утырырга барлык шартлар тудырылды, дистәләгән җырчы, ашау-эчү янда, барда эшләүчеләрнең басып торырга да вакыты булмады

Чыгыш ясаучы җырчылар сәхнә алдында, өстәлләр артында утырды. Салават һәм Гүзәлем Миңнехановлар

TMTV каналының "Иң стильле башкаручы" бүләген алучы Гөлназ Батталова

Җиңүчеләрне бүләкләргә чыккан журналист, татар сайтлары хуҗасы Данил Сәфәров һәм шагыйрә, автор-башкаручы Ләйлә Дәүләтова

Ландыш Нигъмәтҗанова һәрвакыттагыча истә калырлык итеп чыгыш ясарга тырышты, тәхеткә утырып, "Мәхәббәт күзләрдә" җыры башкарып бүләк алды

Татарстан президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров кызы Диана Сәфәрова да сәхнәдән татарча сөйләп, Лилия Хәйруллинага бүләк тапшырды

Артур һәм Марат дуэты, "Иң яхшы лирик җыр" номинациясе җиңүчеләре. Халык та моның белән килеште диярлек, алкышлар шактый булды

Пирамиданың VIP урыннарында Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров кызы Диана Сәфәрова, "Барс медиа" ширкәте башлыгы Камил Гәрәев күренде

Җырчы Иркә чыгышы

Сәхнә алды, җырчылар тамаша карый

Зәйнәп Фәрхетдинова "Зәңгәр кыңгыраулар" җыры белән "Халык мәхәббәте" бүләгенә лаек булды

"Хит-парадлар лидеры" Илназ Баһ 

"Тамашачы мәхәббәте" номинациясе бүләге Филүс Каһировка бирелде, аңа икенче бүлектә чыгыш ясар өчен биш сәгатьтән артык көтәсе булды

"Иң яхшы җыр театры" бүләге Айдар Галимовка эләкте

Иң танылган җырчыларга тамашачы басып кул чапты

Бүләкләү тамашасы азагына якынлаша, төнге 11, "90 еллар хиты" бүләге иясе Хәния Фәрхи җырлый

Күзләренә йокы керә башлаган йөзләгән тамашачыны Гүзәл Уразова белән Радик Юльякшин дуэты уятып, биетеп алды. 

Зәйнәп Фәрхетдинова "Зәңгәр кыңгыраулар" җырын башкара, тамашачы да дистә еллар хит булган җырны җырлап утырды

TMTV тамашасын узган "Татар җыры"нда булмаган Салават Фәтхетдинов "Хәерле төн!" дип тешен кысып кына тәмамлады. Ул да хитын, "Туган көн" җырын башкарды. 

TMTV каналының бүләкләү тантанасы 12 тулганда йомгакланды