Адвокат Курбединов: "Редван Сулеймановка каршы дәлилләр ышанычлы түгел"
Your browser doesn’t support HTML5
19 апрель Акмәчетнең Тимер юл район мәхкәмәсендә "украин диверсанты" дип игълан ителгән Редван Сулейманов эшен караучы утырышта шаһитләрдән сорау алу дәвам итте.
Сулеймановның адвокаты Эмиль Курбединов сүзләренчә, бу юлы да гаепләүчеләр ышанычлы дәлилләр китерә алмаган, аларның мәхкәмәдә китергән бердәнбер дәлиле – Сулеймановтан сорау алу протоколындагы имза, ә бу ышанычлы дәлил булып санала алмый.