Казанда Вәсилә Фәттахованың балаларына ярдәм концерты узды

Your browser doesn’t support HTML5

19 апрель Казанның "Уникс" концертлар залында күренекле җырчы Вәсилә Фәттахованы искә алу кичәсе узды. Чараның максаты – концерттан җыелган акчаларны бакыйлыкка күчкән Вәсиләнең балаларына тапшыру, диде монда катнашучы җырчылар. Концертта Башкортстан һәм Татарстанның күренекле артистлары катнашты.