Су баскан Яңа Мөрсәләй авылы эвакуацияләнде

Your browser doesn’t support HTML5

Башкортстанның Яңа Мөрсәләй авылын су басты, халыкны башка урынга күчерделәр. "Бу кадәр каты ташкынны күргәнебез юк иде әле", дип белдерә авыл халкы. Олы Ык елгасындагы ташу тагын күрше-тирәдәге берничә авылга яный. Күпер асларына агачлар тыгылган. Авылдагы ирләр гомерләрен куркыныч астына куеп аларны чистартты. Архангель районындагы Инҗәр елгасында боз тыгылу сәбәпле яр буйларындагы тагын берничә авылга су басу куркынычы янаганга боз шартлатырга хәрбиләр килде. Республикадагы дистәләгән авыл су эчендә утыра.