Европарламент рәисе: Brexit-ның кире кагылуы мөмкин

Антонио Таяни

Антонио Таяни фикеренчә, сайлаудан соң Британия Европа Берлегеннән чыгуны кире кагарга теләсә, мәхкәмәсез дә бу эшне тормышка ашырырга мөмкин.

Британиядә вакытыннан элек парламентка сайлауда ил ватандашлары яңа хөкүмәт сайласа Европа Берлегеннән чыгу яңадан каралырга мөмкин. Бу хакта Европарламент рәисе Антонио Таяни белдерде, дип яза The Guardian.

Таяни фикеренчә, сайлаудан соң Британия Европа Берлегеннән чыгуны кире кагарга теләсә, мәхкәмәсез дә бу эшне тормышка ашырырга мөмкин.

18 апрель Британия премьер-министры Тереза Мэй вакытыннан элек парламент сайлаулар үткәрү турында белдерде. Тавыш бирү 8 июньгә билгеләнгән. Мэй Brexit рефрендумын яңадан үткәрүне кире кага. Шул ук вакытта кабат рефирендум түкәрү өчен онлайн-петициягә берничә миллион имза җыелды.

29 март Тереза Мэй илнең Европа Берлегеннән чыгу процессын башлау турында рәсми хатка кул куйды.