Алданган, зыян күргән татарстаннар Казанда митингка чыкты

Митинг. 22 апрель 2017

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка эштән китү таләбе куелган язу белән митингка кертмәгәннәр.

22 апрель Казанның Петров паркына машина йөртүчеләр, банкрот банкларның зыян күргән мөштәриләре, алданган дольщиклар, чүп яндыру заводын төзүгә каршылар, Идел елгасының чисталыгы өчен көрәшүчеләр митингка чыкты. Чарага йөзгә якын кеше килде.

Митингка бу юлы "Яблоко" фиркасе активистлары да кушылды. Митингта катнашучылар кулларында "Үзәк банк, сезгә өлкәннәр кызганыч түгел мени?", "Казан алданган дольщиклар башкаласы" һәм башка шигарләр бар иде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка эштән китү таләбе турында язу һәм Путинга мөрәҗәгать хаты язу өчен кәгазьләр белән митингка кертмәгәннәр.

Миңнехановка эштән китү таләбе куелган язу белән митингка кертмәгәннәр

Ризасызлар митинглары Казанда әледән-әле үтә. 2 апрель Казанда Дәрвишләр бистәсендә машина йөртүчеләр Русиянең транспорт өлкәсенә үзгәрешләр кертү таләбе белән митинг үткәрде. 2 апрель Казанда үткән митингта банклар кризисында зыян күргән мөштәриләр фонд булырып, аның аша акчаларын кайтару, Татарстан һәм Русия парламентлары тикшерү үткәрсен дигән таләп куйды.