Дөнья башкортлары күмәк диктант язды

Your browser doesn’t support HTML5

Узган шимбә көнне Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүче башкортлар күмәк диктант язды. Башкорт халык язучысы Гайсә Хөсәеновның "Әсәм теле – сәсән теле" әсәреннән өзекне халык артисты, курайчы Рәсүл Карабулатов укыды. Диктантны Башкорт дәүләт университетының берничә бүлмәсендә, шулай ук аның филиалларында – Стәрлетамакта, Сибайда, Бөредә, Учалыла, Нефтекамада, республиканың һәм Русиянең башка белем бирү йортларында яздылар.