Ринат Закиров конгресс рәисе итеп дүртенче мәртәбә сайлану мөмкинлеген кире какмады

Your browser doesn’t support HTML5

Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров конгрессның быел августта узачак VI корылтаенда бу вазифага дүртенче мәртәбә сайлану мөмкинлеген кире какмады. Закиров конгрессның башкарма комитетын инде 2002 елдан бирле җитәкли һәм моңарчы бу вазифага өч мәртәбә сайланды. Башкарма комитет рәисе биш елга бер мәртәбә узучы корылтайларда сайлана.