Вашингтон полициясе һәм хакимияте Эрдоган сакчыларының протестчыларга һөҗүмен хөкем итә

Вашингтонда Төркия илчесе резиденциясе янында бәрелешләр

АКШ башкаласы Вашингтон хакимияте, шул исәптән полиция, шулай ук Конгрессның кайбер әгъзалары Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган сакчыларының протест чарасы уздыручыларга һөҗүмен хөкем итә.

АКШ президенты идарәсе исә моңа тынычрак карый. "Без демонстрантлар һәм төрек сакчылары арасында көч куллануга карата борчылу белдерәбез һәм үз фикеребезне Әнкарага җиткерәбез. Тыныч кына ризасызлык белдерүчеләргә карата көч куллану дөрес түгел", ди Дәүләт департаменты. Ак йорт матбугат хезмәтеннән фикер юк.

Вәкиләр пулатының Халыкара комитеты әгъзалары - республиканнар һәм демократлар Эрдоган сакчыларын мәхкәмәгә бирүне һәм тикшерү барганда АКШта тоткарлап торуны таләп итә. Ләкин сакчыларның дипломатик иминлеге булырга мөмкин, диелә.

Төркия илчелеге башта "сакчылар террорчы төркемнәр белән бәйле хулиганнардан саклану йөзеннән генә көч кулланган", дип белдергән иде. Соңрак Төркиянең рәсми яңалыклар агентлыгы язуынча, сакчылар Эрдоганга каршы шигарләр кычкыручы демонстрантларны үз көчләре белән туктатырга карар кылган, чөнки Вашингтон полициясе тыкшынырга уйламаган.

Сишәмбе иртән Вашингтондагы Төркия илчелеге янында Рәҗәп Эрдоган тарафдарлары һәм аңа каршылар арасында бәрелешләр булды. Әлеге вакыйга Эрдоганның АКШ президенты Дональд Трамп белән очрашуыннан соң булды. Төркия президенты сәясәтенә каршы көрдләр һәм әрмәннәр төркеменә Эрдоган тарафдарлары һәм сакчылары һөҗүм итте. Тугыз кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алды. Ике кеше тоткарланды.