Адвокат Николай Полозов: "Русия кырымтатарлар белән ни эшләргә белми"

Your browser doesn’t support HTML5

"Акмәчеттә кырымтатарларның матәм җыенына килгән адвокат Николай Полозов Азатлыкка Русия хакимиятләре кырымтатарлар белән ни эшләргә белми, алардан курка дип белдерде. Аның әйтүенчә, кырымтатарлар оккупацияне, аннексияне танымаса да, ниндидер радикаль, кискен белдерүләргә, кораллы чараларга да бармый, ә дистәләрчә ел дәвамында милли азатлык көрәшендә кулланылган ысуллар белән тыныч кына каршылык күрсәтә. Бу хәлдә хакимият ни эшләргә, ничек чара күрергә белми, ди Полозов.