Казанда Госмания мәдрәсәсендә укучы 14 яшьлек кыз югалган

Казанның Госмания мәдрәсәcендә укучы Рузафзун Әхмәдова мәдрәсәдән 19 майда чыгып киткән булган һәм шуннан бирле өенә кайтмаган.

Казанда берничә көн элек югалган 14 яшьлек Рузафзун Әхмәдованы эзлиләр. Социаль челтәрләрдә кыз турында хәбәр тарала. "19 майда Госмания мәдрәсәcеннән чыгып киткән. Өенә кайтмаган. Зәңгәр яулык япкан, көрән төстәге күн куртка һәм озын соры итәк кигән. Әхмәдова Рузафзун (Роза) Шахоб кызы, 14 яшь" , диелгән аны эзләргә ярдәм сорау белдерүендә.

Кыз Мәскәүгә киткән булырга мөмкин, диелә. Үзе белән 30 меңләп сум акчасы булган.

Госмания мәдрәсәсе Казанның Авиатөзелеш районында урнашкан. Гамәлгә куючысы - Татарстан мөслеманнарының диния нәзарәте.