Дума Русия президенты сайлавын Кырымны аннексияләү көненә күчерде

Дума утырышы

Русия Дәүләт Думасы президент сайлавын 2018 елның 18 мартына, Русия Кырымны аннексияләгән көнгә күчерде. Канунга бу турыда үзгәрешләр парламентның түбән пулаты утырышында чәршәмбе кертелде.

Документ өчен 381 депутат тавыш бирде, 36 депутат каршы булды, 1 кеше тавыш бирүдән баш тартты.

Депутатлар шулай ук алдан тавыш бирү кәгазьләрен (открепительный) гамәлдән чыгаруны да хуплады. Алдан тавыш бирү өчен гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында тапшырырга мөмкин.

Бүгенге көнгә кадәр гамәлдә булган канунга ярашлы, Русия президентын сайлау 2018 елда март аенының икенче якшәмбесендә узарга тиеш иде.