1 июньдә Казанда Рамазан чатыры ачыла

Пәнҗешәмбе Казанның "Туган авылым" милли комлексында Рамазан чатыры ачыла. Аны комплекс җитәкчелеге белән берлектә Мөселман эшмәкәрләре берләшмәсе оештыра.

Рамазан чатыры инде өченче ел рәттән үз ишекләрен ача. Авыз ачарга ифтарларга көн саен 200ләп кеше килә ала. Теләүчеләр күбрәк булса, урыннар санын арттырырга да мөмкинлек бар, ди оештыручылар.

Һәр авыз ачу мәҗлесе үзенә бер темага багышланачак. Ике көнне аерым хатын-кызлар өчен генә билгеләгәннәр.

"Рамазан чатыры" – үзенчәлекле хәйрия һәм мәдәни-агарту проекты. Чатыр ишекләре 1 июньнән башлап, кунакларның милләтенә, диненә карамастан, һәркем өчен ачык булачак. Теләгән барлык кеше дә милли ризыклардан авыз итә һәм үзенчәлекле мәдәни програм белән таныша ала, ди оештыручылар.

Татарстанда ел саен уза торган зур республика ифтары исә быел "Казан-Арена"дан Теннис академиясенә күчә. Авыз ачу мәҗлесенә быел да 10 мең кеше килер дип көтелә.