"Ярдәм" мәчетендә ифтарда Казан мэры да катнашты

Your browser doesn’t support HTML5

2 июнь Казанның "Ярдәм" мәчетендәге ифтарда Казан мэры Илсур Метшин да катнашты. Ул уллары белән килде, журналистлар белән арашлашмады, сүз алмый гына авыз ачты. Кайбер чыганакларга күрә, ул бу ифтарның төп иганәчәсе булган. Рамазан аенда “Ярдәм” мәчетендә көн саен 1200 кеше авыз ача.