Якут актеры Иннокентий Луковцев: "Русча уйнауга күчәргә җыенмыйбыз"

Your browser doesn’t support HTML5

5 июнь Казанда төрки халыкларның XIII "Нәүрүз" халыкара театр фестивале ачылды. Саха театры актеры Иннокентий Луковцев, театрлар рус теленә күчсә, аудитория киңәер, керем артыр иде, әмма русчага күчәргә җыенмыйбыз, милли театрларның максаты – милли мәдәниятне саклау, үстерү, дип белдерде Азатлыкка.