Киевта АКШ илчелеге янында шартлау булды

Киевтагы АКШ илчелеге янында каршылык чарасы

Киевта пәнҗешәмбегә каршы төндә АКШ илчелеге ишегалдында шартлау булды. Зыян күрүчеләр юк.

Украина тәртип саклау оешмалары әлеге шартлауны террор гамәле буларак бәяли, ди белдерелә шәһәр полициясе сайтында. Җинаять эше ачылган.

Беренче мәгълүматларга караганда, билгесез шартлаткыч илчелекнең ишегалдына ташланган.

Киевтагы АКШ илчелеге әлеге хәлгә карата үз фикерен белдермәде.