Уфада тугыз катлы йорт янында җир ишелде

Your browser doesn’t support HTML5

Уфада тагын җир ишелде, текә урынга якын урнашкан тугыз катлы йортта яшәүче меңгә якын кеше куркыныч астында калды. Йорт эшләрен идарә итүче ширкәт куркыныч юк дип тынычландырырга тырыша. Туфракны туктаусыз яуган яңгыр сулары юган булырга мөмкин диелә.