1982-1998 елларда Германиянең федераль канцлеры булган Һелмут Коль вафат. Аңа 87 яшь иде.
Күренекле алман дәүләт һәм сәясәт эшлекселе, 1982-1998 елларда Германиянең федераль канцлеры Һелмут Коль вафат булды. Коль Көнчыгыш һәм Көнбатыш Германияләрне берләштерүдә, Европа Берлеген ныгытуда, салкын сугыш тәмамлануда зур роль уйнаган шәхес.
87 яшьлек Һелмут Коль Людвигсхафен-ам-Райн шәһәрендә, үз өендә вафат булган.
Коль Германиянең канцлер вазифасын 4 мөддәт рәттән башкарган бердәнбер алман сәясәтчесе.
Ул 2000 елда Христиан-демократик фирка эчендәге финанс низаг аркасында фирканең мәртәбәле рәисе вазифасыннан китәргә мәҗбүр булды. Соңгы елларда мемуарлар язды.