Казанның "Ярдәм" мәчетендә гает намазы

Your browser doesn’t support HTML5

25 июнь Татарстанда Ураза гаете билгеләнә. Республиканың барлык мәчетләрендә гает намазы укылды. Казанның "Ярдәм" мәчетендә гает намазын бу мәчетнең имамы хәзрәт Илдар Баязитов укыды. Намазга кеше күп килде, мәчет эченә барысы да сыймады, бер өлеше тышта укырга мәҗбүр булды.