Марат Бариев: "Яңа килешүгә чыгачакбыз, әмма ул нинди булыр, әлегә әйтүе кыен"

Your browser doesn’t support HTML5

26 июнь Татарстан белән федераль үзәк арасында вәкаләтләрне бүлешү турында шартнамә кабул ителүгә ун ел булды. Ун елга төзелгән килешүнең мөддәте 24 июль чыга. Русия думасы депутаты Марат Бариев Азатлыкка бу шартнамәнең Татарстанга күп мөмкинлекләр тудыруы һәм аны озайтырга кирәклеге турында әйтте.