Русия-Иран форумына килгән кунаклар Башкортстан мөселманнары тормышы белән танышты

Your browser doesn’t support HTML5

Уфада Русия-Иран социаль-мәдәни форумы башланды. Анда катнашу өчен Башкортстанга Иран президентының дин һәм милләтара мөнәсәбәтләр өчен җаваплы ярдәмчесе Али Юныси җитәкчелегендәге делегация килде. Чит ил кунаклары форум алдыннан Чишмә районы Кара Якуп авылында узган мөселманнар җыенында катнашты һәм тарихи архитектура һәйкәле – Хөсәенбәк төрбәсен карады. Аларга шулай ук Чишмәдә балаларның Коръән уку бәйгесен дә күрсәттеләр.